Агымдагы елның 19 февралендә Лаеш шәһәрендә ГТО Бөтенроссия фестиваленең зона этабы узды.

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Ярышларда 4 муниципаль берәмлекнең җыелма командалары катнашты: Лаеш, Теләче, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары. Ярышлар программасы буенча, ГТОның 2-нче баскычыннан 9-нчы баскычына кадәр барлык катнашучылар да чаңгы ярышлары, отжимание, сыгылмалы, озынлыкка сикерү, туловище күтәрү, биек арканда тартылу яки гер күтәрү буенча ярышты. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең җыелма команда 1 нче урынны яулады, Лаеш районы 2 нче урында, Питрәч 3 нче урында.

  Призерларга медальләр, дипломнар һәм Кубок тапшырылды. Җиңүчеләр үз баскычларында 26 февральдә Яшел Үзән шәһәрендә узачак финал этабында чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International