ХХІІ Бөтенроссия турниры булып узды.

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

18-20 февраль көннәрендә Теләче муниципаль районының «Батыр» спорт-сәламәтләндерү комплексында билбау көрәше буенча атказанган тренерлар Сәхәбетдинов м. м. һәм Шайхутдинов А. Ш. истәлегенә ХХІІ Бөтенроссия турниры булып узды.

Ярышларда мактаулы кунаклар: Шәйхетдинов Хәлил Хәмит улы - Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары, Хәбибуллин Хәбир Сабир улы - Татарстан Республикасы билбау көрәше федерациясе башкарма директоры, Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы – Теләче муниципаль районы башлыгы, шулай ук Шәйхетдинов Әсгать Шәйхетдин улының туганнары катнашты.

Теләче районыннан ярышларда түбәндәге көрәшчеләр катнашты һәм призлы урыннар яуладылар:

Галимуллин Ранис - 1 урын

Мараков Раил, Хәбибуллин Мөхәммәт, Сәетов Алмаз-2 урын

Кәлимуллин Ренас – 3 урын

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International