«Иң татлы тел – туган тел”

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

20 февраль көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе Туган телләр  айлыгын йомгаклау   һәм Татарстан  Республикасы  Теләче муниципаль район  мәктәпләре арасында үткәрелүче   “Мәктәп театрына киң юл” проекты кысаларында  Фатих Хөсни иҗатына багышланган    “Иң гүзәл тел - туган тел”  III  районкүләм иҗади  бәйгесе уздырды. Бәйрәм тантанасында  Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гиниятуллин Д.С., район Мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В., район мәгариф бүлеге методистлары Якупова Л.К., Хабибуллина С.Н. катнашты.

    Иҗади  бәйге “Иң татлы тел- туган тел”  һәм “Фатих Хөсни  әсәрләре-сәхнәдә” номинацияләрендә  3 яшь  аралыгында  үтте .  Барлыгы    16 башлангыч, төп  һәм урта  гомумбелем бирү   мәктәпләреннән    57   укучы һәм 3 мәктәп театр коллективы катнашты һәм бүләкләнде. Туган телгә багышланган әлеге чара укучыларыбызның дәртле биюләре, моңлы җырлары, күңелгә үтеп керә торган шигъри әсәрләре белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International