Сәгыйт Гыйниятуллин призына район беренчелеген уздырды.

2021 елның 2 марты, сишәмбе

2021 нче  елның 25 февралендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2003 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында корәш буенча РСФСРның спорт остасы Сәгыйт Гыйниятуллин призына  район беренчелеген уздырды. 28 нче тапкыр үткәрелүче  әлеге ярышта барлыгы  11  мәктәптән  152 спортчы катнашты.

Призёрларга грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләк, ә жиңүчеләргә өстәмә  Кубок та тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International