Иске Җөри авылы китапханәсендә мәшһүр җырчы Илһам Шакировның иҗатына багышланган “Илһам Шакиров - татар халкының рухи көзгесе” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Әңгәмә барышында катнашучыларга җырчының тормышы, иҗат юлы турында видеоязма күрсәтелде, аңа багышланган китапларга күзәтү үткәрелде.