20 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә мәдәният йорты һәм Максабаш мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Үз ана телем - минем өчен иң матур тел” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Тел турында сөйләшү – милләт язмышы турында сөйләшү ул. Тел байлыгын, тел кыйммәтен ничек бәяләргә, сакларга? Тел, әдәбият, гореф-гадәтләр, йолаларыбызны киләчәк буыннарга ничек тапшырырга? Әлеге чарада сүз әнә шулар хакында барды, җаваплар эзләнде.