«У войны не женское лицо…» социаль – гуманитар проекты кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының истәлеген саклап калу өчен чаралар үткәрелә. Шул уңайдан Урта Мишә авылы китапханәчесе сугыш чоры баласы Нуриева Миңнур апаның өенә барып, хәлләрен белеште. Очрашу дулкынландыргыч үтте. Ул әнисе һәм әбисе белән ничек яшәгәнлеге һәм сугыш һәм аннан соңгы авыр ачлык еллары турында сөйләде. Бу елларны ачынып искә алды. Әңгәмә ахырында аңа игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткән өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде. Шулай ук «Йортларга китап нуры» акциясе кысаларында китапханәче яңа вакытлы мәтбугат белән таныштырды.