Бу проблеманың актуальлеге бөтен дөньяда наркотикларга бәйлелек алкогольгә караганда ешрак һәм тизрәк барлыкка килү белән бәйле. Әбде авыл китапханәсендә «Без тормышны сайлыйбыз» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Сүз наркомания, аның таралу сәбәпләре, шулай ук кешенең сәламәтлегенә, бигрәк тә яшь организмга нинди зыян китерүе турында барды. Чара "Наркомания - милләт куркынычы" дигән презентация карау белән үрелеп барды.