Ел саен 1 мартта Халыкара наркомания, наркобизнес һәм наркомафиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Бу көнне Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Бөтендөнья наркотикларга каршы" дип исемләнгән Мәгълүмат сәгате үткәрделәр. "1 март-наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне" дигән китап - иллюстрацияле күргәзмә оештырылды, күргәзмәдә китапханә фондыннан наркомания проблемасына багышланган китаплар һәм брошюралар тәкъдим ителде. Көн дәвамында " Яшьләр наркотикларга каршы!",​ шулай ук «Без наркотикларга каршы "буклетлары һәм «кайнар линия" телефон номерлары язылган мәгълүмати листовкалар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International