Бөтендөнья язучылар көне 3 мартта барлык илләрдә диярлек билгеләп үтелә.

2021 елның 12 марты, җомга

Иң гадәти булмаган һәм кызыклы бәйрәмнәрнең берсе Халыкара ПЕН-клубның 48 нче конгрессы карары буенча гамәлгә куелды. Бу көн уңаеннан Әбде авыл китапханәсендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган китап күргәзмәсе янында «Очарование забытых книг» дип исемләнгән шигырь уку бәйгесе үткәрелде. Катнашучылар  рус һәм татар классиклары әсәрләреннән өзекләр укыды һәм үзләренең иң яраткан китаплары турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International