“Каурый өмәсе” үткәрде.

2021 елның 12 марты, җомга

Балаларны «Каз өмәсе», «Каурый өмәсе» йолалары белән таныштыру, халкыбызның җыр - биюләрен өйрәнү, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү макстыннан 3 март көнне​ Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина тәрбиячеләре Гөлназ Мингазова белән берлектә "Шатлык" балалар бакчасында “Каурый өмәсе” үткәрде. Бу өмәдә җырлый-җырлый каурыйлар сыдырылды. Балалар эшләп арганнан соң, халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, “Каз канаты”, “Гөлбану” уеннарын уйнап ял итте. Сыдырылган каурыйларның бер өлешеннән таба майлау өчен канатлар үрелде, ә соңыннан калган өлеше киләсе елга бәбкәләрнең күп чыгуын теләп ятсыннар дип юл буена сибелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International