Чаңгы ярышлары узды.

2021 елның 12 марты, җомга

    2021 нче елның 4 нче мартында чаңгы базасында ДОСААФ һәм "Олимп" яшьләр үзәге белән берлектә 5-8 нче сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары һәм 9-11 нче сыйныф укучылары арасында, сугышчы-интернационалист Хәйруллин Илшат Гыйлемхан улы истәлегенә багышланган Теләче муниципаль районының Туган телләр һәм Халыклар бердәмлегенә багышланган биатлон буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге үткәрелде. Ярышларда районның 11 мәктәбеннән 66 укучы катнашты.

     Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр, ә команда кубоклар белән бүләкләнде. Ярышларда катнашучылар өчен Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы ДОСААФ региональ иҗтимагый оешмасы Идарәсе тарафыннан кыр кухнясы оештырылды. Ярышны ябу тантанасында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гыйниятуллин, Әфганстанның хәрби хәрәкәтләрендә катнашучы Р. Р. Нуртдинов һәм чакырылган кунаклар катнашты. Иске Җөри урта мәктәбе укучылары сугышчы-интернационалист И.Г. Хәйруллин истәлегенә чыгыш әзерләделәр. Аннары бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International