4 нче март көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә 1 нче сыйныф укучылары өчен матур бәйрәм - “Әлифба” һәм “Эзтабарларга кабул итү” бәйрәме уздырылды.
Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - "Әлифба бәйрәме". Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең нәни кулларына зур дулкынлану белән тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы әлифбадан башлана бит. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә, бала туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый.
Бәйрәмдә беренче сыйныф укучылары, әти-әниләр катнашты. Кичәне үткәрүдә 5 нче сыйныф укучылары да ярдәм иттеләр.Бәйрәм барышында "Әлифба" курсында алган белемнәр гомумиләштерелде, кабатланды, өйрәнгән һөнәрләр: җырлар, биюләр, шигырьләр, күренешләр күрсәтелде.1 нче сыйныф укучыларын мәктәпнең педагог-организаторы Равилә Исмагиловна Эзтабарга кабул итте. Аларны эзтабарлар кагыйдәләре белән таныштырды. Бәйрәм күңелле үтте.