Күкчә авылы китапханәсендә туган телләр елы уңаеннан “Теле татлының сүзе татлы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.

2021 елның 12 марты, җомга

Күргәзмәдә  күренекле язучы Фоат Садриев иҗат иткән китаплар урын алды. Әсәрләрендә шул чор сулышын тудырган, үткән гасырның иң авыр проблемаларын күтәргән бу әдип үзенең туган ягын, үзе белән бергә яшәгән якташларын – гап-гади эш кешеләрен – әдәби биеклеккә күтәргән, ихлас зурлаган, кадерләп тасвир кылган. Язучының балалар өчен иҗат иткән китапларына  да күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International