“Татар кызы” бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын- кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелә. Шул уңайдан 7 нче март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Татар кызы” бәйгесе үткәрделәр. Бу бәйгедә берсеннән-берсе чибәр, гүзәл 6 кыз катанашты. Кызлар 6 турда көч сынаштылар. Һәрбер тур аларның яклаучылары тарафыннан чыгышлар белән үрелеп барды. ”Татар кызы” бәйгесендә дуслык җиңде. Һәм кичә ахырында кызларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырылды.