2021 нче елның 7 нче мартында Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Гүзәл яз” дип исемләнгән кичә үткәрде.

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен музыкаль котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Кичә барышында авылыбызның тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хөрмәтенә дә рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр әйтелде. Шулай ук “Әбиемнең күңел бизәкләре” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Бәйрәм кичәсендә булу бәхетенә ирешкән һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International