Шәдке халкы белән очрашу Теләче районы авыл җирлеге

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, 2021 елның 9 мартында, Теләче районы Шәтке авыл җирлегендә халык белән очрашу үткәрелде.

Очрашу җиңел һәм иркен шартларда узды. Халык үзләрен кызыксындырган сорауларны, нигездә, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, сыйфатсыз товарны алыштыру, товарның җитешсезлекләренә карата таләпләр куелу сроклары, товарның җитешсезлекләрен бетерү кебек сораулар бирделәр. Катнашучылар килгән сорауларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар нигезендә җаваплар алдылар. Шулай ук техник яктан катлаулы товарлар төшенчәсе һәм претензияне ничек дөрес төзергә кирәклеге аңлатылды.

Кабул итүдә катнашучыларның барысына да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат булган товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат булган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International