Дәрес башында балалар үзләренең әниләре һәм әбиләре турында сөйләделәр һәм үзләренең открыткасын ничек бизәргә теләүләре турында фикер алыштылар. Яшь укучыларыбыз бу бәйрәмнең кайдан килүен һәм ни өчен ул Халыкара хатын-кызлар көне дип аталуын белделәр.