Бәйрәмчә киенгән мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әйлән-бәйлән әйләнделәр, күңелле җырлар, биюләр башкардылар. Аларның күтәренке кәефләренә бөтен балалар бакчасын шат аваз булып таралды. Башка төркем балалары да бүген рус халык уеннарын уйнадылар. Бәйрәм азагында балаларны тәмле коймак һәм кайнар чәй көтә иде.