Яз белән бергә безгә матур бәйрәм – 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне дә килде.

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Бу көн кояш нурлары, елмаюлар һәм матур чәчәкләр бәйләмнәре белән җылытачак. Әбде авыл китапханәсе 9 март көнне мәктәп белән берлектә "Ягез әле, кызлар!» дип исемләнгән конкурс оештырды. Монда мәктәпнең бөтен хатын-кызлар коллективы катнашты, ә ир-атларга жюри әгъзасы булу хокукы бирелде. Чарада катнашучылар «Приветствие»,. «Песня о маме», «Клубочек», «Этикет»,  «Конкурс на сообразительность», «Телеграмма», «Аукцион запахов»,  «Праздничное меню» дигән төрле номинацияләрдә  көч сынашты. Кызлар безне үзләренең артистлыклары белән шатландырдылар, алар башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Конкурс жюрие безнең кызлар һәм хатын-кызларыбыз бик яхшы җырлый, иң катгый сорауларга җавап бирә һәм теләсә кайсы хәлдән чыгу юлын таба белүләренә инанды. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International