10 март көнне Теләче балалар китапханәсендә, «Гөрләвек» клубы әгъзалары өчен «Яраткан әниләребезгә открытка» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Биредә балалар үз куллары белән бәйрәм открыткасы ясарга өйрәнде. Башкару техникасы төрле катлаулылыкта иде һәм анда катнашучылардан игътибар һәм пөхтәлек таләп итте. Открыткага кызларның осталыклары һәм тырышлыклары гына түгел, шулай ук талант, фантазия һәм якын кешеләренә булган ярату хисләре дә өстәлде. Мастер-класстан бар да яхшы кәеф белән таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International