Балачак – кеше гомеренең иң матур, иң күңелле чоры. Шушы күңелле чорны балалар бакчасы тагын да тулыландыра, балага киләчәк тормышында үз урынын табарга этәргеч бирә. Без Шәтке балалар бакчасының тәрбиячеләре, балалар белән рәсем ясауга зур игьтибар бирәбез. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтен чагылдыра. Буш вакытларында безнең бакча балалары рәсем ясарга яраталар. малайлар күбрәк трактор, машина, параход яки танк ясый. Ә кызлар үзләренең гаиләсен һәм чәчәкләр ясарга яраталар. Һәр рәсемдә балаларның хыялы ярылып ята. Рәсем ясау балаларның күзаллауларын, эстетик зәвыкларын үстерә.