2021 елның 13 мартында Теләче районының 30 еллыгына багышланган спартакиада булып узды. Спартакиада программасына төрле спорт төрләре керде: чаңгы ярышлары, чаңгыда экстремаль ярыш, аркан тартышу, кул көрәше, мас-рестлинг, шахмат һәм башкалар. Теләче районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге командасы ярышларда актив катнашты. Безнең хезмәткәрләр аркан тарту буенча ярышында II урын, экстремаль чаңгы ярышында III урын яуладылар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.