9 март көнне Баландыш балалар бакчасында «Шалкан» әкияте күрсәтелде. Бу идеяне без балалар белән бергә тормышка ашырдык. Балалар үзләре рольләрне сайладылар, битлекләр киделәр.. Балалар белән бергә шигырьләр укыдык, сүзләрне кабатладык, һәр бала кычкырып сөйләргә тырышты, шулай ук мимика өстендә эшләнелде. Күрсәтү барышында балаларда таныш әкиятнең драматизациясе, геройларның эмоциональ халәтен бирә белү теләге артты. Әкият күрсәткән вакытта балалар бик тырыштылар һәм бу барысына да бик ошады. Театральләштерелгән эшчәнлек ярдәмендә балаларда иҗади мөстәкыйльлек һәм эстетик зәвык тәрбияләнә, фантазиялары үсә, сүзлек запасы арта , партнер белән диалог алып барырга өйрәнелә.