15 нче март көнне Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары “Мин-тикшеренүче” дип исемләнгән районкүләм фәнни эшләр һәм проектлар конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча 2 нче сыйныф укучысы Гыйләҗева Тәнзилә 2 нче урын, 3 нче сыйныф укучысы Саруханян Милена һәм 4 нче сыйныф укучысы Җаббарова Фәридә 3 нче урыннарны яуладылар. Кызларны матур нәтиҗәләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!