13 нче март көнне Баландыш төп гомум белем бирү мәктәбенең яшь бадминтончылар командасы 2021 нче елгы Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында "Татарстанның бадминтон өметләре" ярышларының зона этабында катнашты. Ярышлар "Саба-Арена" да узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча : 2011 елда туган һәм кечерәк категорияләрдә призлы урыннар:
1 урын-Саруханян Милена;
3 урын-Гайнетдинов Рәсүл;
2009-2010 елгы яшь категориясендә:
1 урын-Җаббарова Фәридә;
3 урын-Сафин Булат;
Җиңүчеләрне һәм призерларны өстәмә белем бирү педагоглары: Җаббаров Алмаз Фоат улы һәм Шәрипов Марат Илнур улы әзерләделәр. Котлыйбыз!