Чарада катнашучылар бәйрәмнең гореф-гадәтләре һәм тарихы белән таныштылар, шулай ук Масленица атналыгының һәр көне ничек аталуын белделәр. Чара уен программасы белән дәвам итте, анда балалар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар: «Тылсымлы коймак», «Аркан тарту», «Бер-береңне коймак белән сыйла», «Әтәч сугышы». Китапханәдә әлеге көн уңаеннан «Масленица белән!» дигән күргәзмә куелды, анда яшь китап укучылар үзләренә ошаган китаплар һәм әлеге бәйрәм турында мәкаләләр белән таныштылар. Бәйрәм бик күңелле үтте!