Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевка 80 яшь тулу уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә 10-12 март көннәрендә "Ф.Садриев - авыл тормышы җырчысы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Фоат Садриев гомере буе Мөслимдә яшәп, эшләп, шушы төбәкнең гап-гади хезмәт кешеләрен әсәрләренә кертеп зурлаган язучы. Күргәзмәдә язучының повесть һәм хикәяләре тупланган. Язучының әсәрләре тормышны тагын да мәгънәлерәк, яшәүне тагын да ямьлерәк, кадерлерәк итеп тоярга ярдәм итә.