12 март көнне балалар өчен «Китап дуслыкка дәшә» дип исемләнгән әдәби кунакханә оештырылды. Чараның кунаклары татулыкка чакырган китаплар белән таныштылар, бердәмлек һәм дуслыкны сынаган әкият, шигырьләр укыдылар, туган телнең бар матурлыгын күрсәтеп, бер-берсенең күркәм гадәтләрен санадылар.