Якшәмбе көнне Әбде авылында кыш белән саубуллашуга багышланган традицион күңел ачулар узды. Халыкны бай музыкаль программа көтте. «Задоринка» ансамбле башкаруында дәртле халык җырлары кәефне күтәрде. Күңелле әйлән-бәйлән, көрәктә шуу, киез итекләр ыргыту, кышкы балык тоту һ.б. уеннар кунакларны сөендерде, ә чара ахырында Кыш карачкысы яндырылды. Барлык катнашучылар пылау, тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйланды.