2021 елның 17 мартында Теләче муниципаль районы Шәтке урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, ZOOM ярдәмендә, 10 сыйныф укучылары арасында «Кулланучы хокукларын өйрәнәбез» һәм «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне»дигән темага сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Дәреснең төп өлешендә балаларга кулланучылар хәрәкәте барлыкка килү тарихы, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне, аларның хокукларын яклау көне, товарны алыштыру хокукы шартлары, кире кайтарылырга яки алышынырга тиеш булмаган сыйфатлы озак сроклы кулланудагы товарлар һәм азык-төлек булмаган товарлар исемлеге турында мәгълүмат җиткерелде һәм «кулланучы», «башкаручы», «хезмәт итү срогы», «яраклылык срогы», «гарантия срогы»кебек төшенчәләрнең асылы аңлатылды. Мисал итеп сыйфатсыз товарлар проблемасы белән яшәештәге хәлләр каралды. Шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау»темасына олимпиада этаплары турында мәгълүмат бирелде.
Чара ахырында укучылар һәм укытучы лекторга шушы актуаль темаларга шундый ачык һәм информацион сөйләшү өчен рәхмәт белдерделәр.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы