Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре үз хезмәтләрен сыйфатлы итеп башкару максатыннан эш барышында төрле инновацион технологияләр кулланалар. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында бигрәк тә «Библиотерапия»технологиясе зур кызыксыну уятты. Бу технология өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләгәндә аеруча яхшы нәтиҗәлргә ирешергә ярдәм итә. Өлкән яшьтәге гражданнар, үзләренең физик халәтләренә карамастан, әдәбиятны шәхси үсеш һәм үз-үзләрен камилләштерү чарасы буларак кулланалар. Әлеге технология кысаларында социаль хезмәткәрләр хезмәт күрсәтүчеләр белән берлектә организмның когнитив процессларына яхшы йогынты ясый торган сәнгать әсәрләрен укыйлар. Шулай итеп, әлеге технология үзен неврозларны профилактикалауның, эмоциональ киеренкелекне бетерүнең, уңай кәеф булдыруның, депрессивлыкны һәм борчуны киметүнең нәтиҗәле ысулу буларак танытты.