17 нче март көнне Теләче урта мәктәбенең 2 сыйныфы укучылары , җитәкчеләре Г. Ф. Нигъмәтҗанова белән берлектә, районның Туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Анда кызлар өчен "Милли бизәкләр киемнәрдә" темасына мастер-класс уздырылды. Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Ф.Г. Галимҗанова кызларны татар халкының милли киемнәре, аларга төшерелгән бизәкләрнең үзенчәлекләре белән таныштырды. Соңыннан кызлар үзләре татар халкының милли киемнәрен бизәделәр.