Теләче урта мәктәбе укучылары Нәбиуллина Айсылу, Сәмигуллина Зилә һәм Зинич Никита “Экология безнең тирәбездә” дип аталган III Республика фәнни – эзләнү конференциясендә катнашып кайттылар. Укучылар бу бәйгедә фәнни – эзләнү эшләрен якладылар һәм җиңү яуладылар. Никита I дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Айсылу белән Зилә III дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар . Укучыларны бу бәйгегә Тимербаев Алмаз Исмагилович һәм Фатхрахманова Дания Гумәровна әзерләде. Алга таба да иҗади уңышлар телибез!