Дмитриева Л.А. белән әңгәмә вакытында сугышта ир-атлар гына түгел, хатын-кызларның да зур өлеш кертүе хакында әйтелде. М. Галлайның «Летчик Валентина Гризодубова» китабына кыскача күзәтү үткәрелде. Лидия Александровна сугыш һәм сугыштан соңгы чорның авыр ачлык елларын, фронтта һәм тылда һәлак булган әби-бабайларын, туганнарын искә төшерде. Шулай ук балачагы турында, алар туган колхоз кырларында ничек эшләгәннәр, фронтка посылкалар җибәрү өчен бияләйләр һәм оекбашлар бәйләгәннәрен, азык өчен үлән җыйганнарын, сугыш бетеп Бөек Җиңүне каршы алуларын сөйләде. Әмма сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларга карамастан, кешеләр ярдәмчел һәм шат күңелле була.