Теләче муниципаль районында Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Абдреева Ю.И. катнашында зона киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә күрше-тирә районнарның халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә үткәрелде. Көндәлек эш барышында килеп туган проблемалар хакында фикер алышынды. Аерым игътибар социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләү һәм социаль ярдәмгә мохтаҗларны озак вакытлы карау системасы белән бәйле мәсьәләләргә бирелде.