18 март көнне Теләче балалар китапханәсендә 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Татар теле – шагыйрьләр теле» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Иң элек балалар «Әкиятләр дөньясында», «Мин башлыйм, син тәмамла», «Серле сандык» кебек уеннарда катнаштылар. Соңыннан татар телендә матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Ахырдан кечкенәләр өчен татар телендә мультфильмнар күрсәтелде. Әлеге чара Туган ил, туган як турындагы әсәрләргә кызыксыну уяту, туган телгә һәм китапка сакчыл караш тәрбияләү, балаларда патриотизм, толерантлык хисләре формалаштыру максатыннан уздырылды.