17-18 март көннәрендә Биектау районы Шәпше авылы мәдәният йортында XXI ачык республика телевизион- эстрада фестиваленең сайлап алу турлары узды.

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Теләче район мәдәният йортыннан Әлфия Поташова җитәкчелегендә, "Вокал соло" номинациясендә  Диләрә Исмәгыйлова (Теләче) белән Данил Галимов (Баландыш) 2 дәрәҗә,  Чулпан Зиннатуллина (Үзәк) 3 дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Алар 17-23 апрель көннәрендә, Казан шәһәрендә узачак бәйгенең  Супер финалында катнашачак. Уңышлар аларга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International