2021 нче елның 18 нче мартында Әбде авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә «Кырым - ул Россия» дип исемләнгән дәрес-сәяхәт үткәрде.

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Укучылар презентация һәм күргәзмәдә әзерләнгән материаллардан бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Бу Кырым ярымутравының килеп чыгышы һәм тарихы, аның бай табигате һәм иң күренекле урыннары, Севастополь шәһәре, Кара диңгез флоты, 2014 елның 18 мартында узган тарихи вакыйганың әһәмияте. Чара ахырында балалар безнең көннәрдә тарихи гаделлек барлыкка килде – Россия составына федерациянең ике субъекты-Кырым һәм Севастополь законлы рәвештә әйләнеп кайтты, дигән бердәм фикер белдерделәр. Әлеге чара белән без яшьләрдә үз илебез тарихына, тулаем дәүләтебезгә һәм аның казанышларына карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү, тугандаш халыклар арасында толерантлык һәм дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләүгә ярдәм иттек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International