Юбилярны котладылар

2021 елның 26 марты, җомга

2021 елның 20 март көнендә Айдар авылында яшәүче тыл ветераны Кадырова Нәилә Маннан кызына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Нәилә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе  бүлеге җитәкчесенең вазыйфаларын башкаручы Ләйлә  Каюмова һәм Айдар  авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев Нәилә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

      Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International