Балалар китабы атналыгы уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Кызыклы китапларның дусты бул” дип исемләнгән әдәби сәгать узды.

2021 елның 26 марты, җомга

Балалар китабы атналыгы   уңаеннан Иске Җөри  авылы  китапханәсендә “Кызыклы китапларның дусты бул” дип исемләнгән  әдәби сәгать  узды. Китап иленең кызыклыгын төшендерү, китапка мәхәббәт арттыру теләге белән китапларны ничек уку, ничек саклап тоту кагыйдәләре турында әңгәмә уздырылды.“Әкиятне таны” дигән викторина,“Сүзләрне   тап” темасына тапкыр-шоу үткәрелде. Ахырдан кызыклы уеннар үткәрелде. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International