«Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, газ хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә ел саен ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү шартларын тикшерү буенча рейдлар уздыра. Гражданнарның хуҗалыкларын карау барышында яшәү шартларын бәяләү актлары тутырыла. Шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарның өстәмә ярдәм алуга мохтаҗлыклары билгеләнә. Социаль хезмәтләрнең гарантияләре, төрләре һәм формалары турында консультация бирелә. Хәзерге вакытта Теләче районында ялгыз яшәүче 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 375 кеше исәпләнә. Бүгенгесе көндә шуларның 142сенә акт тутырылды һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.