2021 нче елның 23 нче мартында Россия ДОСААФ оешмасының Теләче җирле иҗтимагый оешмасы территориясендә Теләче муниципаль районы оешуга 30 ел тулу һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «ФОРПОСТ» мәктәп отрядлары арасында чираттагы район спартакиадасы булып узды.

2021 елның 26 марты, җомга

Әлеге чараның максаты булып балаларда патриотик кыйммәтләр, карашлар һәм инанулар формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Россия армиясе сафларында хезмәт итүгә әзерлек һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау торды.

Спартакиадада Үзәк, Шәтке, Олы Мәтәскә, Олы Нырсы, Иске Җөри, Алан, Теләче командаларыннан барлыгы 36 укучы катнашты.

Чараны әзерләү һәм үткәрү буенча гомуми җитәкчелек Теләче муниципаль районының «ФОРПОСТ» үзәге һәм ДОСААФ җирле бүлекчәсе белән берлектә тормышка ашырылды.

Ярышларда җиңүчеләрне грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

 

Ярышлар түбәндәге төрләр буенча узды::

1. Машина йөртү осталыгын күрсәтү;

2. АКМ автоматын сүтеп-җыю;

3. Пневматик винтовкадан ату;

4. Экстремаль чаңгыда йөрү;

5. Аркан тарту.

Призлы урыннар алучылар исемлеге:

Машина йөртү осталыгын күрсәтү:

Малайлар арасында:

1 урын-Зарипов Багир (Теләче урта мәктәбе-1);

2 урын-Газизов Илмир (Үзәк урта мәктәбе);

3 урын-Бәдриев Рафил (Олы Мәтәскә урта мәктәбе).

Кызлар арасында:

1 урын-Шәмсетдинова Лилия (Олы Мәтәскә урта мәктәбе);

2 урын-Шәйхетдинова Резеда (Теләче урта мәктәбе-1);

3 урын-Гәләвиева Нәргизә (Үзәк урта мәктәбе).

АКМ автоматын сүтеп-җыю:

1 урын-Нәҗметдинов Айзат (Алан урта мәктәбе-1);

2 урын-Вәгыйзов Рәсүл (Үзәк урта мәктәбе);

3 урын-Белоусов Никита (Теләче урта мәктәбе-1).

Пневматик винтовкадан ату:

Малайлар арасында:

1 урын-Баев Илфир (Үзәк урта мәктәбе);

2 урын-Белоусов Никита (Теләче урта мәктәбе-1);

3 урын-Габделхәев Илһам (Шәтке урта мәктәбе).

Кызлар арасында:

1 урын-Гыйлманова Мәликә (Алан урта мәктәбе-2);

2 урын-Касыймова Диләрә (Алан урта мәктәбе-1);

3 урын-Вәлиуллина Илзирә (Олы Мәтәскә урта мәктәбе).

Экстремаль чаңгы:

1 урын-Алан урта мәктәбе;

2 урын-Теләче урта мәктәбе-2;

3 урын-Үзәк урта мәктәбе.

Аркан тарту:

1 урын-Үзәк урта мәктәбе;

2 урын-Теләче урта мәктәбе-1;

3 урын-Иске Җөри урта мәктәбе.

Команда зачеты:

1 урын-Үзәк урта мәктәбе;

2 урын-Теләче урта мәктәбе-1;

3 урын-Олы Мәтәскә урта мәктәбе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International