30 нчы март көнне 9.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы утызынчы утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.
Утырышның көн тәртибендә 10 мәсьәлә каралды.
Утырышта каралган төп мәсьәләләр:
Утырышта Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкилнең Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районындагы иҗтимагый ярдәмчесе Хафизов А.Ф., Теләче муниципаль район Советы оештыру бүлеге җитәкчесе Яруллин Р.Н., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Ю.И. Емельянов, Теләче муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Трофимов Р.Ю., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе И.Т. Хадиев, Теләче муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ф.Ф. Зиннәтуллиннар чыгыш ясадылар.
Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.