2021 елның 29 мартында "Сугышта хатын-кыз йөзе түгел..." социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру максатыннан, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Хөсәенова Л.З. һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Заһидуллина Г. К. "Теләче волонтерлары" үзәге волонтерлары белән берлектә "Янәшәдә өлкән кеше яши" дигән акция уздырдылар. Волонтерлар һәм белгечләр ишегалларында җыелган карны бердәм чистарттылар. Акциянең максаты - яшь буында игелекле гамәлләр кылырга омтылу, җәмгыятьтә өлкәннәргә карата бердәмлек һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү. Волонтерлар еш кына сәламәтлеге начар булган ялгыз Наҗия Фәттаховага баралар. Шәхси йортларда яшәүче ялгыз өлкәннәр өчен мондый ярдәм бәяләп бетергесез. Балаларның ярдәме өлкән яшьтәге гражданнарның кәефен яхшырта, иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра, күп рухи көч бирә.