Сыйныф җитәкчеләренең район семинары

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

30 нчы мартта Теләче урта мәктәбендә Теләче районы мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм   сыйныф җитәкчеләре өчен район семинары булып үтте. Семинарда  ГИБДД начальнигы Нәзиров Р.Х., яшьүсмерләр белән эшләр буенча җаваплы инспектор Моталлапов И.Р.,  район больницасы врач - педиатры  Исмагыйлова Р.М., ФОРПОСТ үзәге директоры  Сәйфетдинов Р.Р., “Родник”  гаиләләр һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  үзәге директоры   Низамова Л.М., мәгариф бүлеге җитәкчесе  урынбасары  Сабирова А.Р., методист- психолог Хәмидуллина С.Н., тәрбия эшләре буенча методист  И.Р. Фәсхиев чыгыш ясадылар. Семинарда яшьүсмерләрне тәрбияләү буенча мөһим сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International