«Һәр канатлы дуска бер оя» акциясе- кошларга булышу өчен бик яхшы мөмкинлек.Туган якка килү белән канатларын җилпи-җилпи, талпына-талпына, чут-чут итеп сайрый башлаучы яшькелт- кара сыерчыкларга ясаган матур уңайлы, җылы сыерчык оялары бик кирәк. Әйдәгез, кадерле дуслар, сез дә безгә кушылыгыз!
«Һәр канатлы дуска бер оя» акциясенең максаты- балаларда экологик белем дәрәҗәсен күтәрү, табигать күрке булган кошларыбызны саклау турындагы күзаллауларын киңәйтү булып санала. Ә иң мөһиме әлегедәй чаралар аша балаларда туган якларына карата хөрмәт, ярату хисе тәрбияләнә. Агымдагы елда бакчабызга йөрүче балаларның әти- әниләре ярдәме белән 94 сыерчык оясы ясалып, үз өйләре янында үсүче агачларга, өй кыекларына урнаштырылды. Сыерчыклар кайтып, аларның сайрауларын тыңларга, оя сайлауларын, җим ташуларын күзәтергә, сөенергә язсын иде балаларыбызга.
Барлык төркем әти-әниләренә дә экологик акциядә катнашканнары өчен ЗУР рәхмәт!