Яхшырак белгән һәм яраткан нәрсәнең кадерен күбрәк беләсең. Шул максаттан һәм Теләченең 30 еллыгы уңаеннан 17 нче март көнне Баландыш авыл китапханәсендә «Туган җирдә бәхет татлырак» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Чарага "Кояшкай" балалар бакчасыннан балалар чакырылды. Китапханәче балаларга Баландыш авылының килеп чыгышы ,чишмәләре, авылның күренекле кешеләре, район тарихындагы вакыйгалар турында сөйләде, күргәзмәләр, альбомнар белән таныштырды. Бала өчен зур Ватан кечкенәдән, үзенең торган җиреннән, районыннан, авылыннан, урамыннан башлана. Шуңа күрә баланы туган җирен яратырга өйрәтү әхлак тәрбиясенең иң мөһим өлеше булып тора.