“Карга боткасы” бәйрәме уздырдылар.

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

21 март көнне Олы Нырсы авылы мәдәният йорты каршында китапханәчеләр Гыйниятова Л.Г., Демидова С.И һәм мәдәният йорты җитәкчесе Хасанова З.Т балалар өчен  “Карга боткасы” бәйрәме уздырдылар. Чара барышында безнең якта кышлаучы, күчмә кошлар турында әңгәмә алып барылды.  Бәйрәм төрле спорт уеннары белән үрелеп барды. Иң күңелле өлеше “Карга боткасы” ашау. Бу вакытта “Төлке һәм Торна” әкияте буенча фикер алышынды. Балалар шат күңел белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International