21 март – Халыкара шигърият көне.

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Айдар авылы китапханәсе  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы   уңаеннан “Туган тел дигән сүземне әйтәм шигырь телендә”  дип   исемләнгән шигъри флешмоб игълан итте. Флешмобта катнашучылар  танылган шагыйрьләребезнең шигырь юллары аша аның авторын, исемен белеп, соңыннан  шигырьне кычкырып  укыдылар.
 "Шигырь йөрткән кеше бәхетле ул!"-дип язган Туфан Миңнуллин. "Күңелебездә шигырь йөртик, бәхетле булыйк! Бәхетнең туган илдә, туган телдә икәнен онытмыйк!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International